Яңалыклар

14.03.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөрүлекләр нәтиҗәлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

14.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендәге вәзгыять турында хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

14.03.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында игълан ителгән махсус санитар-эпидемиология режимының барлык таләпләрен катгый рәвештә үтәү бурычын билгеләде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

"Республикада әлегә бернинди куркыныч юк, бу саклану чаралары гына, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без әлеге вирус безгә янамасын өчен барысын да эшлибез. Кешеләр шуны аңларга тиеш: әгәр республика территориясеннән чыгу һәм керү урыннарында тышкы периметрны контрольдә тотмасак, авыр хәлдә калуыбыз ихтимал».

Татарстан Президенты республикада массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелүенә игътибарны юнәлтте һәм әлеге таләпләрне төгәл үтәргә өндәде.

 

13.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Первозванный фонды попечительләр советы рәисе Владимир Якунин белән очрашты .  

Очрашу Казан Кремлендә узды.

13.03.2020

ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Киңәшмәдә ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Казан башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Гүзәл Шакирова катнашты.

13.03.2020

Татарстан Республикасы Хөкүмәте агымдагы вакыйгалар белән бәйле хәвеф-хәтәрләрне киметү буенча Чаралар планын әзерләде. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Мидһәт Шәһиәхмәтов хәбәр итте.

12.03.2020

Коррупциягә каршы көрәш Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре санына керә.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин беренче Бөтенроссия яшьләр коррупциягә каршы форумы ачылышында хәбәр итте.

12.03.2020

Бүген VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышы узды. Дәүләт Советы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм башкалар катнашты. 

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.  

11.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Бокс федерациясе генераль секретаре, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев һәм бокс буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы Рой Джонс-кече белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

11.03.2020

Иннополис территориясендә нинди проектлар гамәлгә ашырылачагы турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка мәгълүмат бирделәр. 

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар белән бергә, Иннополиста яңа объектлар төзү өчен билгеләнгән берничә мәйданчыкны карады.   

Битләр: << 731 732 733 734 735 736 737 ( 738 ) 739 740 >>