Яңалыклар

07.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин теркәү хокуклары булмаган күчемсез мөлкәт объектларын барлау барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

07.03.2020

Агросәнәгать комплексында кадрлар әзерләү турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

07.03.2020

2020 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

06.03.2020

8 март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары хатын-кыз вәкилләре белән очрашты. 

Бу очрашулар республикада ел саен уздырыла.  

Рөстәм Миңнеханов, сорауларга җавап биреп хәбәр иткәнчә, бүген гаилә, аналар һәм балалар темасына аерым игътибар бирелә.  

06.03.2020

ТРбуенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән ТР Сәламәтлек саклау министлыгы "Куркынычсыз балачак" исемле уртак проектларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. 

06.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник сырхауханәсенең Перинаталь үзәгендә булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре озата йөрде.

Перинаталь үзәк – өченче дәрәҗәдәге акушер-гинекология хезмәтенең әйдәүче учреждениесе. Аның базасында йөкле хатыннарга, бала табучы хатыннарга һәм яңа туган балаларга медицина ярдәме күрсәтелә. 

06.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казандагы «Перспектива» 186 нчы лицеенда булдылар.

Төп максатлары – мәктәп ашханәсе белән танышу һәм мәктәп балаларына бирелүче ризыкларны татып карау.   

05.03.2020

Бүген Икътисадый  үсешне стимуллаштыру мәсьәләләре буенча Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә узды. 

Киңәшмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утыршыннан соң Казанда Ленин ис. МСда барды.  

05.03.2020

Безнең бурыч - 2030 елга тулаем региональ продукт күләмен кимендә 5 трлн сумга җиткерү. Бу хакта бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

Коллегия утырышы Казанда Ленин ис. мәдәният йорты мәйданчыгында узды. 

Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов төбәкнең алдынгы сәнәгать предприятиеләре казанышларына багышланган күргәзмәне карады. 

Коллегия алдыннан ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан юбилей медальләрен тапшырдылар. 

05.03.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сербия сәүдә, икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комитетның пленар утырышында катнашты. Чара Казан Ратушасында узды. Хөкүмәтара комитет рәистәшләре - РФ вице-премьеры Юрий Борисов һәм Сербия Чит илләр эшләре министры Ивица Дачич. 

Битләр: << 731 732 733 734 735 736 737 738 739 ( 740 ) >>