Халык

Татарстанда 3893,8 мең кеше яши. Татарстан Республикасы Россиядә халык саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Краснодар краеннан, Башкортостан Республикасыннан, Мәскәү, Свердовск һәм Ростов өлкәләреннән кала сигезенче урында тора. Идел буе федераль округында республикабыз – халык саны буенча икенче урында.

2017 нче елның 1 нче гыйнвары белән чагыштырганда Татарстан халкы 8,6 мең кешегә (0,2%) артты. Татарстанда ел башына шәһәр халкы өлеше 76,8% булды. Анда яшәүчеләр саны буенча иң алдынгы урында Казан шәһәре тора.

Татарстан Россиянең иң күп милләтле территорияләренең берсе. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә 173 милләт вәкиле яши, шуларның сигезе: татарлар, руслар, чувашлар, удмурдлар, мордвалар, марилар, украиннар һәм башкортлар 10 мең кешедән күбрәк санлы. Татарстанда яшәүче халыклар арасында иң күп санлысы – татарлар (2 млн. кешедән күбрәк яисә республика халкының гомуми саныннан 53,2%). Икенче урында руслар – 1,5 млн. артык кеше яисә 39,7%, өченче урында – чувашлар (116,2 мең кеше яисә 3,1%).