РеспубликаГеографик урнашуы һәм климат

Географик урнашуы һәм климат



Татарстан Көнчыгыш-Европа тигезлегенең көнчыгышында, ике зур елга- Идел һәм Кама кушылган җирдә урнашкан, Казан шәһәре Мәскәү шәһәреннән көнчыгышка таба 797 км ераклыкта.
Республиканың гомуми мәйданы 6783,7 мең га. тәшкил итә.Территориянең иң озын урыны – төньяктан көньякка таба 290 км һәм көнбатыштан көнчыгышка таба 460 км. Татарстан чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.

Татарстан территориясе елга үзәнлекләренең тыгыз челтәре белән бүлгәләнгән, киртләч-киртләч калкулыклы тигезлектән гыйбарәт. Тигезлек Идел һәм Каманың киң үзәннәре белән өч өлешкә бүленгән: Идел алды, Кама алды, Кама аръягы. Идел алды 276 м биеклектә Идел буе калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә. Көнчыгыш Кама алдына төньяктан Можга һәм Сарапул калкулыкларының Иж елгасы үзәне белән бүлгәләнгән көньяк өлешләре керә. Иң югары биеклекләр монда 243 м га җитә. Татарстанда иң югары калкулык- Көнчыгыш Кама аръягындагы Бөгелмә калкулыгы (381 м ). Иң түбән рельеф (нигездә 200 м га кадәр) - Көнбатыш Кама аръягында.

Республика территориясенең 17% ын урманнар били, агачларның яфраклы төрләре өстенлек алып тора (имән,юкә,каен,усак), ылыслы төрләрдән нарат һәм чыршы үсә. Татарстан территориясендә умырткалыларның 433 төре, шулай ук умырткасыз хайваннарның берничә мең төре яши.

Татарстан территориясенә урта киңлекләрдәге уртача-континенталь, җылы җәйле һәм уртача-салкын кышлы, климат хас. Иң җылы ай- июль, уртача айлык температура 18 – 20°С, иң салкын ай – гыйнвар, уртача айлык температура -13 °С. Җылы вакытның озынлыгы 198-209 көн (0 °С тан югары тотрыклы температура белән), салкын вакыт-156-167 көн. Явым-төшемнәр территория буенча чагыштырмача тигез ява, аларның күләме 460-540 мм тәшкил итә.

Туфраклары күп төрлелеге белән аерылып тора, төньяк һәм көнбатышта соры урман һәм кәсле-көлсу туфрак, көньякта кара туфракның төрле төрләре бар.

Татарстан территориясендә Идел-Кама дәүләт табигать биосфера саклаулыгы һәм “Түбән Кама” милли паркы бар. Идел-Кама дәүләт табигать биосфера саклаулыгы Татарстан Республикасының Яшел Үзән һәм Лаеш муниципаль районнары территориясендә урнашкан. Саклаулыкның ике аерымланган участогы – Саралан (4170 га) һәм Раифа (5921га) бер-берсеннән якынча 100 км ераклыкта. “Түбән Кама” милли паркы Татарстан Республикасының Алабуга һәм Тукай муниципаль районнары территориясендә. Парк территориясендә урман массивлары буенча берничә коры җир һәм су юлы белән туристлык маршрутлары, шулай ук сусаклагыч акваториясе, Кама һәм Криуша елгалары буенча су юлы маршрутлары билгеләнгән.