Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
13 2026 ел., чәршәмбе

Казанга төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде

Бүген Казанга төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде.

Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.


Татарстан Рәисе: Сәүдә-сәнәгать палаталары системасы - төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек драйверларының берсе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин һәм «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агеев катнашты. 13-15 май көннәрендә Казанда VI Халыкара Сәүдә-сәнәгать палаталары форумы уза.  


Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы ИСЕСКО Генераль конференциясенең 15 нче сессиясендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья ислам оешмасының Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль конференциясенең 15 нче сессиясендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Чара Казанда Millennium Panorama кунакханәсендә уза.


Рөстәм Миңнеханов Kazan Halal Market халыкара ярминкәсен ачуда катнашты

Татарстан Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Halal Market халыкара ярминкәсен ачуда катнашты. Бу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы кысаларында беренче рәсми чара. Хәләл ярминкә «Казан» агросәнәгать паркында оештырылган.


Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең яшь дипломатлары белән очрашуда: Яшьләр дипломатиясе проекты бөтен дөньядан яшь лидерларны җәлеп итү ноктасына әверелә

Бүген иртән ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Быел Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары форумы инде 10 нчы тапкыр уза. Чара «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында уздырыла һәм Россия һәм ИХО илләренең тышкы сәясәт ведомстволары хезмәткәрләре арасында рәсми булмаган эш диалогы өчен уникаль мәйданчык булып тора.


Рөстәм Миңнеханов РФ Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Андрей Курносенко белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Андрей Курносенко белән очрашты.

Очрашу Казанда ТР Хөкүмәте Йортында узды.