Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы энергия системасының диспетчер идарәсе» – «СО ЕЭС» АҖ филиалында булды. Анда Татарстан Президенты татарстанлыларны энергия белән тәэмин итү буенча агымдагы вәзгыять һәм республика электр челтәре хуҗалыгы объектлары торышы белән танышты.
Татарстан Республикасы энергия системасының диспетчер идарәсе директоры Андрей Большаков диспетчер үзәгенең коронавирус пандемиясе вакытында эшен оештыру турында сөйләде. Хезмәткәрләр арасында социаль дистанция саклана, эш урыннарында индивидуаль саклану чаралары бар һәм дезинфекция уздырыла.
Андрей Большаков хәбәр иткәнчә, апрель аенда электр энергиясен куллану беркадәр кимегән.
«Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев компаниянең эше штат режимында баруы турында хәбәр итте. Техник хезмәт күрсәтү һәм техник ремонт график буенча бара.
«ТГК-16» ААҖ генераль директоры Эдуард Галиев объектта эшләрнең тулы күләмдә баруын искәртте.
Видеоконференция режимында Казан ТЭЦ-3 һәм Түбән Кама ТЭЦ-1 җитәкчеләре җылык электр үзәкләренең эше турында сөйләделәр.
Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов Казан ТЭЦ-1дә булды. Видеоконференция режимында Татарстан Президенты «Татэнерго»АҖ генерациясе һәм җылылык челтәрләре объектлары җитәкчеләре белән аралашты. ТР Президентына компанияләрнең агымдагы эше һәм коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр иттеләр.