ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта урманнарда янгынга каршы чаралар көчәйтелүе турында Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.
Коронавирус таралуны кисәтү максатында киңәшмә дистанцион рәвештә, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эшкуарлык бергәлеге белән чираттагы онлайн-очрашу уздырды. Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов та кушылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Мәскәү районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды.
Татарстан Президенты эшсезләрне теркәү, яңа эш эзләү һәм һәм бу категория гражданнарга пособиеләр билгеләү эшен оештыру белән танышты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада язгы чәчү эшләре барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Агымдагы атнада кыр эшләре һава торышына карап алып барылды, - диде Җәббаров. - Районнарда эшләрнең интенсивлыгы узган локаль явым-төшемнәр аркасында төрлечә булды. Гомумән алганда, уҗымнарга зарар килмәде».
Уҗымнарга вакытында ашламалар кертелде, аерым гектарларда гына эш дәвам ителә.
Татарстан Республикасында көн саен төп социаль әһәмияткә ия товарларның бәяләре мониторинглана, сәүдә оешмаларында запаслар дәрәҗәсе контрольдә тотыла. Бу хакта бүген ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов искәрткәнчә, кече һәм урта бизнеска, республиканың сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм чаралары планы әзер.
Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык уздыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында торак төзелеше программалары буенча 2020 елның 10 апреленә 839,1 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 28,2%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта эшсез кеше буларак һәм пособие алу өчен ничек теркәлү турында ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Брифинг дистанцион рәвештә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәре сыкаларында онкология диспансерының радиология корпусы төзелеше барышын карады.