Икътисад
-->
Гомуми мәгълүмат
Татарстан – Россиянең икътисадый яктан иң нык үскән төбәкләренең берсе. Республика РФ эре индустриаль районының үзәгендә, илнең көнчыгыш һәм көнбатышын, төньяк һәм көньягын тоташтыручы мөһим магистральләр кисешендә урнашкан.
Татарстан Республикасы бай табигый ресурсларга, куәтле һәм диверсификацияләнгән сәнәгатькә ия, монда югары интеллектуаль потенциал һәм квалификацияле эшче көчләр бар.
Татарстан Республикасы Россиянең 2,2% авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланып, барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 4,5% ын җитештерә.
Тулай төбәк продукты структурасында сәнәгать өлеше 43,2%, төзелеш – 9,0%, транспорт һәм элемтә – 6,5%, авыл хуҗалыгы – 7,8% тәшкил итә.
Республиканың сәнәгать профилен нефть-газ химиясе комплексы (нефть чыгару, синтетик каучук җитештерү, шиннар, полиэтилен һәм нефтьне эшкәртүнең киң спектры продуктлары), конкуренциягә сәләтле продукция җитештерүче машиналар төзү эре предприятиеләре (авыр йөк ташу машиналары, вертолетлар, самолетлар һәм авиадвигательләр, компрессорлар һәм нефть-газ куу җиһазлары, елга һәм диңгез суднолары, коммерциячел һәм җиңел автомобильләр), шулай ук нык үскән электр һәм радио приборлары төзелеше билгели.
Татарстан тулай төбәк продукциясендә кече һәм урта эшкуарлык 25,4% чамасы тәшкил итә.
Татарстан Республикасында технопарклар челтәре актив үстерелә. «Идея» инновация-производство технопаркы» ябык акционер жәмгыяте, «Мастер» КИП индустриаль мәйданчыгы, IT– парк, «Химград» технополисы уңышлы эшләп килә.