Яңалыклар

30.03.2020

Бүгенге көнгә аралашуны чикләү – коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүнең иң мөһим чарасы булып тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Искә төшерәбез, брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева үз-үзеңне изоляцияләү режимы 2020 елның 30 мартыннан бу ситуация җайланганчыга кадәр кертелә, дип хәбәр итте.

30.03.2020

2020 елның 30 мартыннан Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан барлык граңданнар  өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Брифинг онлайн режимда узды.

29.03.2020

Короновируска бәйле илдәге вәзыять сәбәпле волейбол буенча хатын-кызлар арасында Россия чемпонаты алдан тәмамланды. Регуляр чемпионат нәтиҗәләре буенча "Динамо-Казан" клубы иң яхшысы дип танылган. Бүген Казан клубын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүләре белән котлады. Телеграмма ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәровка, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасының баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов  һәм команда капитаны Евгений Старцевка юлланган. 

29.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ялгыз гражданнарга ашамлык һәм дарулар китереп тору эшен оештыру буенча   Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оешкан «Без булышабыз» шылтырату үзәгендә булды.

29.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Кыстыбый» тиз туклану ресторанында булды, анда эш режимы тулысынча ризыкны алып китүгә корылган.   

Ресторан вәкилләре хәбәр иткәнчә, 3-4 көн эчендә ризыкны сораган кешесенә китереп җиткерү системасы җайга салынган. Рөстәм Миңнеханов эшне оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте, шулай ук аларга башка җәмәгать туклануы оешмалары белән дә бу тәҗрибә белән уртакалашуларын тәкъдим итте. 

28.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсендә булды. Төп максаты – республика һәм федераль программалар кысаларында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча медицина учреждениесенең әзерлеге белән һәм пациентларга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү белән танышу иде.

28.03.2020

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчү эшләренә әзерлекләре турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Республикада чәчү машиналарын төзекләндерү эшләре тәмамлана, күбесенчә аларга агрегатлар кую эше бара, диде Марат Җәббаров. Ул искәрткәнчә, чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, биш меңнән артык культиватор һәм 680 чәчү комплекслары катнашачак. 

28.03.2020

Татарстан Республикасында 2020 елның 27 мартына социаль ипотека, инвестицион күп фатирлы йортлар төзелеше, аз катлы торак төзелеше программалары буенча 780 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни бу – планның 26,2%ы.

Бүген бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

26.03.2020

Лаеш районының Усад авылына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ICL компанияләр төркеме эшчәнлеге һәм "Иннополис" махсус икътисадый зонаның Лаеш районында үсеше мәсьәләләренә багфшланган киңәшмә уздырды. Чара ICL технопаркында үтте. 

26.03.2020

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Лаеш районының Усад авылында эш сәфәрендә. Төп максаты –  ICL компанияләр төркеме эшчәнлегенә һәм Лаеш районындагы «Иннополис» МИЗ үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашу. 

Битләр: << 731 732 733 ( 734 ) 735 736 737 738 739 740 >>