Рөстәм Миңнеханов эзтабарлар хәрәкәте вәкилләре белән очрашты

02.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Ватан» яшьләр иҗтимагый оешмасының төбкә үзәгендә булды. Рөстәм Миңнеханов республикадагы эзтабарлар хәрәкәте вәкилләре белән сөйләште, аларның эшчәнлекләре белән танышты. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. 

Оешма җитәкчесе Александр Коноплев хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе 1993 елдан бирле эшли. Составына 65 башлангыч оешма керә, катнашучыларның гомуми саны — 1 мең 60 кеше. Бу - 21 районның эзтабар отрядлары, хәрби-патриотик һәм хәрби-тарихи клублар.

Үзәкне карау барышында Рөстәм Миңнехановка 2005 елдан бирле нәшер ителә торган «Солдат медальоннарындагы исемнәр» дигән китаплар сериясен күрсәттеләр. Аннары ТР Президенты музейда булды, анда сугыш кырларыннан эзтабарлар тапкан төрле әйберләр куелган.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановны легендар Пе-2 самолетын торгызу эшләре барышы белән таныштырдылар. Бомбардировщикларны Казан авиация заводында җитештерәләр, сугыш елларында барлыгы 10 меңнән артык шундый очкыч чыгарылган. Әмма республикада бер генә Пе-2 дә сакланып калмаган. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.