Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы РФ Пенсия фонды Идарәсендә булды. Татарстан Президенты бүгенге санитар-эпидемиологик вазгыятьтә бүлек эше барышы белән танышты.
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, Covid-19 белән бәйле рәвештә, барлык идарәләрдә һәм клиент хезмәтләрендә кирәкле куркынычсызлык чаралары оештырылган. 30 марттан кабул итү бары тик алдан язылу аша гына алып барыла. Шул ук вакытта күпчелек хезмәтләр өчен татарстанлылар онлайн режимда мөрәҗәгать итә ала.
Гамәлдәге чикләүләргә бәйле рәвештә, Пенсия фонды кайбер пенсияләрне һәм пособиеләрне билгеләүне гадиләштерде һәм кайбер башка түләүләрне гражданнар катнашыннан башка актив рәвештә озайта. Пенсияләрнең күбесе электрон гаризалар буенча рәсмиләштерелә, алар аннан шәхси кабинет аша бирелә. Шундый ук эш инвалидлык пенсияләрен билгеләү буенча алып барыла.
Эдуард Вафин сүзләренчә, апрель аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңү юбиле уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү тапшырылды. Федераль һәм региональ түләүләр 32 мең ветеранга тапшырылды.
Россия Президенты Указы нигезендә ана капиталын алу хокукы булган гаиләләргә апрельдән июньгә кадәр ай саен 5 мең сум түләнә. Ул өч яшькә кадәр булган һәр бала өчен түләнә. Эдуард Вафин билгеләгәнчә, бу эш апрельдә башланды. 60 меңләп гариза кабул ителгән. 30 апрельгә 300 млн. сумлап түләнгән инде.
Шулай ук 15 апрельдән ана капиталын теркәү өчен Пенсия фондына бару кирәкми. Мәгълүмат ЗАГСтан Пенсия фондына килә һәм автоматик рәвештә теркәлә.