Рөстәм Миңнеханов: Газ җиһазларын вакытында тикшереп тору - халык иминлеге гарантиясе

30.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең иң эре бүлекчәсе булган "Казангоргаз" эксплуатация идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәте эшчәнлеге белән танышты. 

Рөстәм Миңнеханов газ хезмәте аварияне бетерү бригадаларының махсус техникасын, газчыларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү чараларын карады һәм авария-диспетчерлыкүзәгендә булды. 

Аннары Татарстан Президенты республиканың муниципаль берәмлекләрендә урнашкан «Газпром трансгаз Казан» территориаль бүлекчәләре белән видеоконференцэлемтә режимында селектор киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәдә "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов хәзерге санитар-эпидемиологик шартларда предприятие эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, газны куркынычсыз магистраль ташу һәм республика кулланучыларын өзлексез тәэмин итү - компаниянең өстенлекле бурычы. 

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, "Газпром трансгаз Казан", Россиядәге күпчелек оешмалар кебек, махсу эш режимына күчте. 10 меңлек коллективтан производствода һәр көнне 2 мең кеше хезмәт итә. Бу аварияне бетерү хезмәтләре, газчылар - алар һәрчак әзер булырга тиеш. 

Рөстәм Усманов сүзләренчә, йортларда һәм фатирлардагы газ җиһазларны тәэмин итү эше дә өстенлекле, ул газ белән тәэмин итү системасы халәтенә тәэсир итә. Техник хезмәт күрсәтү планлы рәвештә, абонентлар белән алдан сөйләшеп, үткәрелә, шулай ук вирустан саклану өчен маскалар, антисептиклар кулланыла һәм социаль дистанция саклана. "Газ җиһазларын вакытында тикшереп тору - халык иминлеге гарантиясе", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев