ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстан мәйданнарның 23 %нда сабанга чәчү эшләре башкарылган

02.05.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чәчү эшләре барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, һава торышы язгы кыр эшләре өчен начар булуга карамастан, пландагы уҗымнарга һәм күп еллык үләннәргә ашлык кертү, тырмалау эшләре башкарылган. 

Язгы чәчү күләменең (1,8 млн гектар) 413 мең гектары, ягъни 23 проценты чәчелгән. Шуларның 322 мең гектары — бөртеклеләр, 20 мең гектары — майлы, 14 мең гектары — шикәр чөгендере, 56 мең гектары — терлек азыгы культуралары. «Туфракның артык дымлылыгы эш темпларын тоткарлап тора», — дип искәртте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Министр Идел алды зонасында Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнары эше югары җитештерүчәнлекле, диде.

Көнбатыш Кама аръягы зонасында Нурлат, Аксубай һәм Әлки районнары алда бара. Көнчыгыш Кама аръягы зонасында Зәй, Актаныш һәм Түбән Кама районнарында иң югары темплар күзәтелә. Көньяк-көнчыгыш зонада Кама аръягында Азнакай, Баулы һәм Мөслим районнары алда бара. Республиканың төньяк районнары, географик урнашу сәбәпле, иртә культуралар чәчүгә керештеләр генә әле.

«Уҗымнар яхшы хәлдә, дым җитәрлек — бу иң мөһиме, дип саныйм. Барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, чәчү эшләрен нәтиҗәле башкарып чыгарга кирәк», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев