Татарстан халкын үзизоляция режимы вакытында балык тотарга чыкмаска чакырдылар. Шундый мөрәҗәгатьне ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан кешеләренә товарлар китереп тору мәсьәләләре турында онлайн-ритейлер вәкиләре белән фикер алышты. Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чара видеоконференция режимында узды.
Фикер алышуда катнашырга OZON, KazanExpress, Яндекс һәм Wildberries компанияләре вәкилләре чакырылган иде. Модераторы – Татарстан бизнес-омбудсмены Фәрид Габделганиев булды. Чарада тагын республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитетлар вәкилләре дә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын видеоконференция режимында уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Бүгенге кыен хәлләргә карамастан, республикада инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру өстнлекле бурычларның берсе булып тора», - диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып.
Дорогие татарстанцы!
Хөрмәтле ватандашлар!
В мире сохраняется напряженная обстановка в связи с распространением коронавируса нового типа. Страны, столкнувшиеся с этим вызовом, вводят жесткие меры для сдерживания пандемии. Количество зараженных в России пока на порядок меньше, но ситуация развивается стремительно, вирус может унести жизни тысяч людей. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар hичшиксез үтәлергә тиеш.
Бүгенге көнгә аралашуны чикләү – коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүнең иң мөһим чарасы булып тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Искә төшерәбез, брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева үз-үзеңне изоляцияләү режимы 2020 елның 30 мартыннан бу ситуация җайланганчыга кадәр кертелә, дип хәбәр итте.
2020 елның 30 мартыннан Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан барлык граңданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Брифинг онлайн режимда узды.
Короновируска бәйле илдәге вәзыять сәбәпле волейбол буенча хатын-кызлар арасында Россия чемпонаты алдан тәмамланды. Регуляр чемпионат нәтиҗәләре буенча "Динамо-Казан" клубы иң яхшысы дип танылган. Бүген Казан клубын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүләре белән котлады. Телеграмма ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәровка, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасының баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов һәм команда капитаны Евгений Старцевка юлланган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ялгыз гражданнарга ашамлык һәм дарулар китереп тору эшен оештыру буенча Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оешкан «Без булышабыз» шылтырату үзәгендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Кыстыбый» тиз туклану ресторанында булды, анда эш режимы тулысынча ризыкны алып китүгә корылган.
Ресторан вәкилләре хәбәр иткәнчә, 3-4 көн эчендә ризыкны сораган кешесенә китереп җиткерү системасы җайга салынган. Рөстәм Миңнеханов эшне оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте, шулай ук аларга башка җәмәгать туклануы оешмалары белән дә бу тәҗрибә белән уртакалашуларын тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсендә булды. Төп максаты – республика һәм федераль программалар кысаларында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча медицина учреждениесенең әзерлеге белән һәм пациентларга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү белән танышу иде.