Яңалыклар

21.03.2020

 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эшләренең барышы турында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

21.03.2020

Татарстан Республикасында токымлы терлекчелек хәле турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

21.03.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов коронавирус инфекциясе таралу, нефть бәяләре волатильлеге һәм доллар курсы сәбәпле республиканың тотрылкы үсешен тәэмин итү чаралары турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

20.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Аромат» АҖ предприятиесендә булды. Предприятие җитәкчелеге белән ул дезинфикацияләүче чараларын җитештерү күләмнәрен арттыру мөмкинлеге турында фикер алышты. 

19.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанда "Агат" күпләп һәм берәмләп сату гимермаркетында булды, анда ул тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән танышты.

19.03.2020

Бүген Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисенең урынбасары Юрий Михайлов белән очрашты.

 

19.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте директорының беренче урынбасары Анатолий Рудый белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

19.03.2020

Бүген «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының 10 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Искәртәбез, «Яңарыш» Республика фонды 2010 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә оештырылган иде. Фондның Попечительләр советын Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләде. 

19.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 131 нче Казан лицеенда булды, анда ул читтән торып укыту системасы белән танышты. Әлеге эш рәвеше коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә бәйле рәвештә багланышларны киметү максатларында оештырылган.  

Лицей директоры Әлфия Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, бүген 703 укучы язгы каникулга киткән. «1 апрельдән без читтән торып укытуга күчәргә әзерләнәбез. Укытучыларны барлык платформалар белән дә таныштырдык, һәр укытучыда хәзер „Zoom“ программасы бар, аның аша онлайн-дәресләр алып барырга мөмкин булачак», - диде ул. 

 

19.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты.

Искәртәбез, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының 2005 елда Җиңүнең 60 еллыгына ачылган һәм элеккеге Юнкер училищесы бинасында урнашкан (Казан Кремле архитектура ансамбленә керә).

Битләр: << 731 732 733 734 735 ( 736 ) 737 738 739 740 >>