Рөстәм Миңнеханов:Вакытында чикләүләр кертелмәсә, Covid-19 вәзгыяте тагын да начаррак булыр иде

02.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада 960 яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. 9 муниципаль районда авыручылар саны аеруча күп: Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Әтнә, Питрәч, Тәтеш, Балтач, Биектау һәм Саба районнары. Бер атна эчендә 4 районда авырулар килеп чыккан. Бүгенгә республиканың 10 районы гына авырудан ару.

Читтән керү очраклары кимү дәвам итә. Бүгенгә ул гомуми саннан 18%, бу үткән атнадагыларга караганда 8%кә түбән. Аралашу нәтиҗәсендә авыру йоктырганнар саны арта: шуларның 2/3е (502 очрак) гаиләдә йоктыручылар.   

Татарстанда гражданнарны чит илләрдән кабул итү дәвам итә. Бер атна эчендә «Васильевский» шифаханәсенә БГӘ, Таиланд, Индонезия, Грузиядән Самара һәм Уфа аэропортларына кайткан 210 кеше урнаштырылган. Барысының да тестлары тискәре. Бүгенә обсерваторда 194 кеше кала, 158е –республика кешеләре. Апрель азагында 107 граждан «Ливадия» шифаханәсеннән изоляция сорогын бетереп киткәннәр. Бар да исән-сау. «Без тагын Казахстаннан һәм Германиядән 2 рейс кабул итәргә әзерләнәбез. Якынча 170 кеше. Иртәгә Уфадан Таиландтан кайткан кешеләребезне кайтарырга җыенабыз», - дидеМарина Патяшина.

Лаборатор тикшеренүләр саны арткан. Бүген республиканың барлык лаборатор базасы тәүлегенә 3 меңләп тикшеренү уздырыла. Барлыгы 54 мең тикшеренү уздырылган.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ведомство хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, төзелеш мәйданчыкларын, сәүдә объектларын һәм башкаларны тикшерүне дәвам итә. «Бүген барлык эшчәнлек тармаклары буенча 1604 күрсәтмә тапшырылган. 1227 объект тикшерелгән. 88 объектта профилактика чаралары тулысынча кулланылмый, бу – 7%. Киләсе атнада тагын бер кат тикшерәчәкбез», - диде Марина Патяшина.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, Covid-19 белән госпитализациядә 312 кеше, шул исәптән өчесе гаять авыр хәлдә. Амбулатор дәвалауда 465 пациент. 115 кеше терелгән. 2 үлем очрагы.

Министр билгеләп үткәнчә, республикада чикләү чаралары кертелү сәламәтлек саклау системасына коронавируслы пациентларны кабул итүгә әзерләнү һәм көчләрне, чараларны туплау мөмкинлеге биргән. 2 майга республикда 2577 ятак әзерләнгән, шул исәптән 902 ятак кислород һәм ИВЛ аппаратлары китерелеп. 5 территориаль округта 26 медицина оешмасы бу юнәлештә эшли. 4 меңнән артык медицина хезмәткәре Covid-19 белән авыручыларга ярдәм күрсәтә.

Май урталарында Чаллы шәһәрендә 88 ятаклы йогышлы авырулар сырхауханәсе корпусларының берсенә капремонт төгәлләнәчәк. Кирәге чыкса, «КАМАЗ» ГАҖ шифаханәсе клиникасы базасында өстәмә рәвештә 150 ятакны үзгәртеп корырга мөмкин. Казанда йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа корпусы төзелә башлаган, 232 ятаклык. Төзелешне 15 августка төгәлләргә ниятлиләр.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, вакытында чикләүләр кертелмәсә, Covid-19 вәзгыяте тагын начаррак булыр иде. «Бүген саклану чаралары җитештерү буенча зур эш башкарыла. Яшәү рәвешебез үзгәрә.  Кешеләр кулларын ешрак юалар, социаль дистанция саклыйлар, дезинфекция уздырыла. Бу – зур системалы эш. Тынычланырга ярамый. Ачыкланган коронавирусның яртысы симптомсыз уза. Без әле проблеманың бөтен тирәнлеген белмибез. Шуңа күрә чикләү чаралары гына вәзгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә», - диде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.