Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә.
«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать объектын караячак, «Полиматиз» заводы эшчәнлеге белән танышачак һәм «Синергия 2» индустриаль паркында булачак.
Килүгә үк «Алабуга» МИЗда Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» корпоратив университетын тәмамлаганнарның проектларын тәкъдир итүдә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда берничә инновацион проект каралды.
«Игътибарлы булыгыз! Бөтен мөмкин булган саклык чараларын күрегез, сез зур бер коллектив белән идарә итәсез. Кешеләр аралашуны киметергә кирәклеген аңларга тиешләр», - дип башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов, коронавирус пандемиясенә ишарә итеп.
Татарстанда “ЛУКОЙЛ” 11нче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы башлануы турында хәбәр иттеләр. Бәйгенең төп максаты – актуаль социаль сорауларны хәл итүдә иҗтимагый оешмалар һәм җәмәгатьчелек башлангычларына ярдәм итү.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында читтән торып оештырылган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
Утырышта «Татнефть» ГАҖнең быелның ике ае бюджеты үтәлеше каралды һәм 2020 елның апрель һәм икенче кварталына бюджеты расланды.
Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор итеп Викктор Демидов билгеләнде.
Бу хакта бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров хәбәр итте.
ТР буенча Баш федераль инспектор бүген ТР Хөкүмәте Йортында тәкъдим ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
«Минем карарым белән Виктор Николаевич Демидов Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор итеп билгеләнде, - дие Игорь Комаров. - Ренат Зәки улы Тимерҗановка баш федераль инспектор вазифасында күп еллык һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтәсем килә. Быел гыйнвар аенда Ренат Зәки улы, дәүләт хезмәтендә чик яшькә җитү сәбәпле, башка эшкә күчте".
Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәренә килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында булды һәм һәм югары уку йортының читтән торып укытуга күчүгә әзерлеген бәяләде.
Искәртәбез, КФУ 19 марттан республиканың башка югары уку йортлары белән беррәттән читтән торып укыту режимына күчте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующие генерал-полковник Александр Порядин Росгвардия территориаль идарәсе хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомашиналары ачкычлары тапшырдылар.
Чара «Пирамида» КСК (Казан, Мәскәү ул., 13) мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды
Сәүдә мәйданчыгында Арча һәм Кукмара муниципаль районнары фермерлары продукциясе тәэмин ителгән. Шулай ук «Татпотребсоюз», «Яратель» кош фермасы, «Сервис-Агро», «АгроИнвест», «Татагролизинг», «Лаеш балык заводы» компанияләре, «Залесный» агрофирмасы һәм тепличный «Майский» теплица комбинаты үз товарларын куйган.
2020 елның февраль аена ТКХ мәсьәләләре турында татарстанлылардан 2 мең 229 мөрәҗәгать кергән, бу үткән елның шушы чорына карата 1 мең 61гә ким. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.