Мәктәпкәчә, мәктәптә һәм һөнәри белем бирү
2014 елның 1 январенә Татарстан Республикасында 168,5 мең урынлык 1958 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшли. Республика буенча 1 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларның 71,8% мәктәпкәчә белем ала. 1431 мәктәп эшли, анда 361 мең укучы белем ала.
Татарстан Республикасы территорясендә хәзерге вакытта 27 югары белем бирү мәгариф оешмасы белем бирү эшчәнлеген алып бара, шул исәптән 17 дәүләтнеке, 10 дәүләтнеке булмаган оешмалар. Моннан тыш 49 югары белем бирү мәгариф оешмаларының филиаллары эшли, аларның 27 – дәүләтнеке, 29 – дәүләтнеке булмаган уку йорты. Барлыгы Татарстан Республикасы территорясендә урнашкан югары белем бирү мәгариф оешмаларында югары белем бирү программалары буенча 180 мең кеше укый.
Фән
Татарстан, хаклы рәвештә, Россия әйдәүче фәнни үзәкләренең берсе булып санала. Республика башкаласы – Казан шәһәрендә Татарстан Фәннәр академиясе, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге эшли. Татарстанда фәннең алдынгы юнәлешләре буенча интенсив рәвештә фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр алып барыла. Казанда фәнни мәктәпләр XIX гасырда ук барлыкка килә. Н.Н. Зинин, А.М. Бутлеров, А.М. Зайцев җитәкчелегендәге Казан химиклары мәктәбе иң киң танылу алды. XIX гасырда Казан математиклар мәктәбе барлыкка килде. Н.И. Лобачевский аларның иң күренекле вәкиле.
Бүген Татарстанда Россиядәге иң зур сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, 4 индустриаль парк, «Химград» технополисы, 14 технопарк, IТ-парк эшләп килә. Татарстан Республикасы өчен нанотехнология өлкәсе өстенлекле булып тора.