Яңалыклар

19.03.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының янгын сүндерү-коткару спорты буенча җыелма командасын тәбрикләү чарасы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Искәртик, җыелма команда янгын сүндерү-коткару спорты буенча Россиянең кышкы чемпионатында катнашты. 

19.03.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия лидерлары" конкурсы финалына чыккан татарстанлылар белән очрашты

18.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Казан яшь тамашачы театры» ДБУ биналары комплексын реконструкцияләү һәм модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.    

«Казан яшь тамашачы театры» ДБУне үстерү турында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

17.03.2020

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Мәскәүдә эш сәфәрендә иде. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә катнашты. 

Төп мәсьәләләрнең берсе – коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә агымдагы ситуация.

17.03.2020

Татарстан  2020 елда дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыруны 70%ка җиткерүне планлаштыра.  Бу хакта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында  традицион брифинг дистацион рәвештә узды.

16.03.2020

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантана Казанда Ленин исемендәге мәдәният сарае мәйданчыгында (Копылов ур., 2А йорт) узды.

16.03.2020

Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында традицион брифинг иртәгә, 2020 елның 17 мартында сәг.10да, дистацион рәвештә узачак.

Брифинг уздыруның яңа форматы ММЧ вәкилләре өчен уңайлы булу, һәм шулай ук короновирус таралуны кисәтү өчен файдаланыла.

15.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионында Татарстанның күренекле эшкуары, «Татспиртпром» АҖнең элеккеге генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов белән хушлашуда катнашты. 

Ирек Миңнеәхмәтов белән хушлашырга тагын Россия Федерациясе Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров килгән иде.   

Искәртәбез, Ирек Миңнеәхмәтов 13 март көнне 39 яшендә кинәт вафат булды.

14.03.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күренекле эшкуары, «Татспиртпром» АҖнең элеккеге генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтовның үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Мәрхүмнең әтисе Җәүдәт Миңнеәхмәтовка телеграмма юллады.

 

14.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, барлау файдаланылмый торган күчемсез мөлкәт объектларын ачыклады.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Битләр: << 731 732 733 734 735 736 ( 737 ) 738 739 740 >>