РеспубликаТарих, мәдәният, дин

Тарих, мәдәният, дин

Тарих

Яңа эраның IX-X гасырлары чигендә төрки кабиләләр тарафыннан төзелгән Идел Болгарстаны безнең төбәктә беренче дәүләт була. 922 елда бу дәүләт Ислам динен кабул итә. 1236 елда Болгарстан Чыңгызхан империясе составына керә, аннан соң Алтын Урданың бер өлеше була, Урда таркалганнан соң яңа дәүләт – Казан ханлыгы барлыкка килә (1438 ел). 1552 елда Казан ханлыгы Рус дәүләтенә кушыла.

1920 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы игълан ителә.

1990 елның 30 августында Республика дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. 1994 елда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында Шартнамә төзелде, ә 2007 елда Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамәгә кул куелды, ул 1994 елгы Шартнамәнең үзенә күрә бер «дәвамчысы» булды.

Мәдәният

Республикада тарихи үткәннәре һәм мәдәни гореф-гадәтләре төрлечә булган халыклар яши. Кимендә өч типтагы мәдәни йогынты (төрки, славян-рус һәм фин-угор) әлеге җирлекләрнең уникальлеген, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрнең үзенчәлеген билгели.

Җырчы Фёдор Шаляпин, язучылар Лев Толстой, Сергей Аксаков һәм Максим Горький, Василий Аксёнов, шагыйрьләр Евгений Боратынский, Гавриил Державин, Марина Цветаева һәм Никита Заболоцкий, рәссамнар Иван Шишкин һәм Николай Фешин кебек бөек мәдәният әһелләренең язмышы Татарстан белән бәйле. Татар шигърияте классигы Габдулла Тукай, герой-шагыйрь Муса Җәлил, композиторлар Фәрид Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, София Гобәйдулина һәм башка бик күпләр татар мәдәниятенең даны булып тора.

Дин

Ислам һәм православ диннәр – республикада традицион конфессияләр. Татарлар һәм башкортлар (ягъни республика халкының яртылашы) Ислам динендә. Халыкның калган өлеше: руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар – православ динендәге христианнар. Татарстанда шулай ук католицизм, протестантлык, яһүди һәм башка конфессия вәкилләре дә бар.

Ике иң эре конфессиянең балансын саклау һәм барлык диннәрнең кануннар алдындагы тигезлеге республикадагы конфессияара татулыкның нигезен тәшкил итә.