Яңалыклар

10.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Булгарпиво" ААҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

08.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко профессор А.Ф. Агафонов ис. Казанның клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең медперсоналы белән очраштылар. 

Искәртәбез, 23 февральдә йогышлы авырулар сырхауханәсенә Diamond Princess Япония круиз лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез россиялене урнаштырганнар иде. Ике атна алар махсус бокста карантинда булдылар. Бүген барлык пациентлар да сырхауханәдән чыгарылды. 

08.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты. 

Очрашуда республикада сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүнең стратегик мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

08.03.2020

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Узган гасырдан башлап бу бәйрәм күпмилләтле халкыбыз тормышында күренекле урын алды, без аны хәзер яз җитүеннән һәм табигатьнең кышкы йокыдан уянуыннан аерылгысыз дип кабул итәбез. Бу очраклы түгел: һәрбер хатын-кыз, ягымлы кояш кебек, тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт, наз һәм җан җылысы бүләк итә, җиһанны нурга күмә, шатлык өләшә.

07.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган һәм "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсын йомгаклауга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Казанда С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында узды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

07.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин теркәү хокуклары булмаган күчемсез мөлкәт объектларын барлау барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

07.03.2020

Агросәнәгать комплексында кадрлар әзерләү турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

07.03.2020

2020 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

06.03.2020

8 март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары хатын-кыз вәкилләре белән очрашты. 

Бу очрашулар республикада ел саен уздырыла.  

Рөстәм Миңнеханов, сорауларга җавап биреп хәбәр иткәнчә, бүген гаилә, аналар һәм балалар темасына аерым игътибар бирелә.  

06.03.2020

ТРбуенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән ТР Сәламәтлек саклау министлыгы "Куркынычсыз балачак" исемле уртак проектларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. 

Битләр: << 731 732 733 734 735 736 737 738 ( 739 ) 740 >>