Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев «ККК белән эш итү системасын оештыру» 58 нче Инцидент утырышын уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов, Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, юнәлеш ведомстволары, тармак компанияләре вәкилләре һәм Федераль Собрание вәкилләре катнашты.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев Чаллыга эш сәфәренә килде. «Бигеш" халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Килүгә үк вице-премьер һәм республика Рәисе «Senat» автомобилен сынап карадылар.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Казанда «Комплекслы куркынычсызлык-2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салонын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырыш Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков рәислегендә узды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен яңа укыту-күнекмә полигоны төзелеше белән таныштылар.
Татарстан башкаласына эш сәфәренә дип Россия Федерациясе ражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков килде.
Бүген җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советының егерме беренче утырышы ачылды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов үткәрде.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада татар халык бәйрәме Сабантуйда булды. Бүген анда Сабантуй белән бергә якутларның «Ысыах» милли бәйрәме дә уза.
Искәртәбез, Түбән Кама һәм Якутск 2025 елда тугандаш шәһәрләр булды.
"Барыгызны да Рус теле көне һәм бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның тууына 227 ел тулу белән котлыйм. Бу дата рус теленең матурлыгына сокланучы, рус халкының мәдәни байлыгын саклаучы һәм арттыручыларны берләштерә» - дип башлады бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышын.
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рус теле көненә багышланган тантаналы чара (Казан) узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рус җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуны Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистларына рәхмәт сүзләреннән башлады.
Очрашу гадәттәгечә Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышлана.