Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында” темасына багышланган брифинг узды.
Брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары – күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев катнашты.
Брифинг видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы үзмәшгүль эшкуарлар белән онлайн режимда очрашты.
Әңгәмәгә үзмәшгүль эшкуарлар белән бергә юнәлеш министрлары, эре банклар вәкилләре дә кушылды.
ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы чәчү эшләре барышы һәм бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын модернизацияләү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов күп фатирлы йортларга капремонт республика программасын һәм ТР Газлаштыру фонды программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан предприятиеләре индивидуаль яклау һәм дезинфекцияләү чараларын җитештерү күләмнәрен арттыралар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча чираттагы брифинг узды.
Брифинг республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм интернет челтәрендә трансляцияләнде.
Анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов онлайн форматта Татарстан Республикасы туризм тармагының кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашты.
Онлайн-очрашу модераторы Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов булды.
Очрашуда Казан һәм Чаллы шәһәренең эре кунакханә комплекслары җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановка бүгенге икътисадый вәзгыятькә кагылган сорауларын бирделәр, шулай ук берничә тәкъдим белән дә чыктылар.
Моннан тыш, онлайн режимда эшкуарларга Федераль туризм агентлыгы җитәкчесе Зарина Догузова да консультацияләр бирде.
Кадерле ватандашлар! Татарстан халкы!
Коронавирус безнең арада күп кенә битараф булмаган кешеләр барлыгын күрсәтте. Волонтерлар, эшкуарлар, артистлар, гади кешеләр ярдәм итү өчен берләшәләр!
Олы яшьтәге кешеләр, пенсионерлар аерым игътибарга лаек, шуңа да Татарстанның Kazan Express компаниясе өлкәннәр өчен бушлай азык-төлек җыелмаларын туплау тәкъдиме турындагы хәбәр мине аеруча шатландырды. Бик урынлы, кирәкле һәм мөһим эш.
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен СМС-пропуск системасы кертү турында бүген брифингта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Брифинг онлайн-трансляция режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Адаптация технологияләре: ничек аякта калырга һәм ничек үсәргә?» темасына бизнес өчен онлайн-конференциядә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов бу чарада Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы кабинетыннан дистанцион катнашты.