Рөстәм Миңнеханов «Хәтер» бакчасы халыкара гамәлендә катнашты

02.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Хәтер» бакчасы халыкара гамәленә кушылды. 

22 июньгә кадәр Россиядә бу гамәл кысаларында Бөек Ватан сугышында һәр һәлак булган сугышчы истәлегенә 27 млн. төп агач утыртырга ниятлиләр. Республика территориясендә 350 меңнән артык үсенте утыртылачак.

Бүген Җиңү паркындагы гамәлдә Татарстан Республикасы Президенты белән бергә, әлеге гамәлгә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте вәкилләре дә кушылды. Барлыгы парк территориясендә 75 тал утыртылган иде. Агачлар санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп утыртылды.

«Бу – бик яхшы гамәл. Бу – җиңү өчен, Ватан өчен, барыбыз өчен сугышканнарга ихтирам күрсәтүебез. Күпләр илләренә әйләнеп кайтмадылар. Аларның батырлыкларын без хәтеребездә сакларга тиешбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Коронавирус пандемиясе чорында агач утырту нигездә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр тарафыннан башкарылды. Эшләрнең бер өлешен «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм республика патриотик оешмалары вәкилләре үтәде. Бүгенгә проектка 23 урманчылык, берничә шәһәр һәм торак пункт кушылган.

Тагын бүген Рөстәм Миңнехановка Җиңү паркы территориясен төзекләндерү концепциясен тәкъдир иттеләр. Татарстан Президенты шулай ук шул көннәрдә паркта куелачак Совет солдаты һәйкәлен дә карады. Һәйкәл 9 майда ачылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.