Рөстәм Миңнеханов: Предприятиеләр җитәкчеләре үз хезмәткәрләре өчен шәхси җаваплы

30.04.2020

Предприятиеләр җитәкчеләре үз хезмәткәрләре өчен шәхси җаваплы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Чара республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында узды. 

Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып, барысын да киләчәк Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады. «Мондый катлаулы заманда күп предприятиеләребезнең үз коллективларын саклап калулары – сөенечле күренеш. “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” Татарстан хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт. Мин эре оешмаларыбызга мөрәҗәгать иткән идем, алар мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм күрсәтәләр. Минемчә, мондый катлаулы заманда без бергәләшеп барлык проблемаларны да хәл итәрбез дип уйлыйм», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, пандемия шартларында гражданнарның социаль-хезмәт хокукларын үтәү аеруча әһәмияткә ия. Ул коронавирус таралуны булдырмау турындагы таләпләрне барлык предприятиеләрнең дә һичшиксез үтәве зарурлыгын билгеләп үтте. «Йоктыру чыганаклары барлыкка килү буенча ачы тәҗрибәбез бар. Димәк, без нәрсәнедер башкарып бетермибез. Иң мөһиме – кешеләр саулыгы. Монда битарафлык урынсыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты куркынычсызлык техникасын, җитештерү дисциплинасын һәм имгәнүләр булдырмауны тәэмин итүне тикшереп тору кирәклеге турында искәртте. Бигрәк тә имгәнүләр куркынычы булган тармакларга: төзелешкә, авыл хуҗалыгына һәм транспортка аерым игътибар кирәк.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүген күп кенә җитештерүчеләр комлектлаучылар бәяләре артуга, ихтыяҗ һәм сатулар кимүгә, карантин шартларында чыгымнар артуга һәм башкаларга бәйле рәвештә кыенлыклар кичерәләр. Ел башланганннан бирле теркәлгән эшсезләр саны республикада 2,5 мәртәбә арткан һәм бүгенгә 28 меңләп кеше тәшкил итә. Җитештерүчеләрнең өчтән бере ел азагына кадәр хезмәткәрләрен кыскарту мөмкинлеген карыйлар.   

«Бу вәзгыятьтә предприятиеләргә Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән ярдәм чаралары буенча оператив эшләү кирәк. Мондый чараларны гамәлгә ашыруны мониторинглау әлегә бу эшнең җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавын күрсәтә. Бу бигрәк тә банкларга кагыла. Зыян күргән тармаклар предприятиеләре хезмәт хакларын түләү өчен оператив рәвештә процентсыз кредитлар ала алырга тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Банклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ТР Президенты бу эшне системалы нигезгә куярга өндәде. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, индивидуаль эшкуарларга һәм үзмәшгүль эшкуарларга ярдәм максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенә бу категория гражданнарга эшсезлек буенча пособиеләр түләү турында тәкъдим җибәрелгән.   

Федераль ярдәмнән тыш, республика дәрәҗәсендә аерым ярдәм чаралары комплексы эшләнгән. Бу – беренче 6 айга кече һәм урта эшкуарлык өчен 1%лы ташламалы кредитлар, кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү, җәмәгать туклануы өлкәсендәге кече һәм урта эшкуарлыкның ашамлык китереп тору хезмәтләренә киткән чыгымнарын субсидияләү, республика һәм муниципаль милектәге мөлкәт өчен аренда түләвен кичектереп тору һәм башкалар. «Мастер» КИП һәм «Химград» сәнәгать парклары резидентларына аренда түләүләрен кичектереп тору буенча ярдәм чаралары механизмы булдырыла. «Барлык программалар да эшкуарлар тәкъдимнәрен исәпкә алып әзерләнгән. Бу чараларны гамәлгә ашыруга хезмәткәрләрнең һәм аларның гаиләләренең иминлеге бәйле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул барлык кызыксынучы республика министрлыклары һәм ведомстволарына предприятиеләргә ярдәм эшенең аерым контрольдә булырга тиешлегенә басым ясады.  

«Республика һөнәр берлекләренә һәм һөнәр берләшмәләренә мөрәҗәгать итәм. Сезгә, күзәтчелек органнары белән берлектә, хәлләрне һәрдаим тикшереп торырга һәм хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк. Сезнең гамәлләр законнар кысаларында башкарылырга тиеш», - дип кисәтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, муниципалитетлар башлыклары предприятиеләрнең эшче коллективларын саклап калу эшен көчәйтергә, даими мониторинг уздырырга тиеш. Хезмәткәрләр хезмәт хакларын үз вакытында һәм тулысынча алырга тиеш. Хезмәт хакы буенча бурычлар булдырмау – мөһим мәсьәлә. «Гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча миңа аена уртача 10-15 мөрәҗәгать керә иде, ә март-апрельдә 120гә җитте. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бу мәсьәләне истә тотарга тиеш», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 12 майдан башлап агымдагы вәзгыятькә карап, әкренләп чикләүләр режимыннан чыгарга кушты. «Аерым билгеләп үтәм, бу әле ваемсыз булу өчен сәбәп түгел. Алда озын май бәйрәмнәре, бу чорда барлык эпидемиологик чараларны җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Муниципалитетлар башлыклары һәм Роспотребнадзор бу мәсьәләне шәхси  контрольдә тотарга тиеш», - диде ТР Президенты. Ул искәрткәнчә, гражданнарга атнага дүрт мәртәбә бакчаларына барып килү мөмкинлеге бирелә.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, министрлар һәм башлыклар 11 майга кадәр эш урыннарында булырга һәм хезмәткәрләрнең кизү торуларын тәэмин итәргә тиеш. «Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә Татарстан икътисадының федераль тәкъдимнәр нигезендә этаплап эш ритмына күчүе планын әзерләргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.