ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы торак һәм социаль-мәдәни объектларга капремонт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде

02.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов торак һәм социаль-мәдәни объектларга капремонт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Министр хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капремонт республика программасы буенча бүгенгә проект-смета документациясе эшләнә һәм кайбер смета хакларын билгеләү дөреслеге тикшерелә. 48 йорт буенча экспертиза идарәсенә документлар тапшырылмаган әле. 1016 йорт буенча документлар эштә. Бәяләмә 365 йорт буенча әзерләнгән. 164 йорт буенча документлар торглар игълан итү өчен җибәрелгән. Торглар 117 йорт буенча игълан ителгән.

Социаль-мәдәни объектларга капремонт программасы буенча шулай ук кирәкле документация әзерләнә. 57 объект буенча дәүләт контрактлары төзелгән инде.

Быел Газлаштыру фонды 5 программаны гамәлгә ашырачак. Бүгенгә 4 программа расланган. Халыкны су белән тәэмин итү кысаларында проект-смета документация әзерлеге 100% тәшкил итә. 71 объектка контракт төзелгән. Баулы, Чистай, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Мамадыш районнарныда эшкә керешкәннәр. 7,6 км суүткәргеч салынган, 1 скважина борауланган, 1 су җыю манарасы куелган. Калган 49 объект буенча аукцион игълан ителгән.

«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча проект-смета документация әзерлеге – 100%. Электрон аукцион игълан ителгән.

«Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү, БМК кую» программасы буенча әзерлек – 100%.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча электрон аукцион уздырылган.

«Су җибәрү системасын яңарту» программасы буенча объектларны техник тикшерү эше бара, электрон аукцион уздыруга документлар әзерләнә.

Тагын министрлык, республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән бергә, 2021 елга төзелеш һәм капиталь ремонт программалары исемлеген формалаштыру эшен уздыра.

Рөстәм Миңнеханов документацияне үз вакытыныда рәсмиләштерү кирәклеген искәртте. «Программаны формалаштыруга барлык документация әзер булсын өчен безгә системага керергә кирәк. Шул чакта без, гыйнварда-февральдә барлык торгларны да уздырып, төзелеш эшләренә керешә алыр идек. Бу системаны оештырырга кирәк безгә», - диде ТР Президенты.

Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, май бәйрәмнәреннән соң төзелеш мәйданнарында эшчеләр саны арту көтелә. Әгәр гадәттә 80 меңләп төзүче исәпләнсә, җәен аларга тагын 15-20 мең кеше өстәлә. «Бу, гадәттә, оешмаган бригадалар. Шуңа күрә без, Роспотребнадзор белән бергә, махсус методика эшлибез. Муниципаль берәмлекләр башлыкларын мондый бригадаларга игътибар итәргә сорыйбыз. Тикшереп тору өчен идарәче компанияләрне дә җәлеп итәчәкбез», - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.