Яңалыклар

28.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының 38 нче сессиясендә катнашты.

Чара Казан Ратушасында узды. 

Сесия башланганчы анда катнашучыларга Казан шәһәр Думасының 2019 елдагы эшчәнлеге турында видеоролик күрсәттеләр.

Хисап нотыгы белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.

27.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы "Ангрен" ирекле икътисадый зона территориясендә урнашкан резинотехник эшләнмәләр заводы директоры Гуломжон Ибраһимов белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Төрле өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды. 

27.02.2020

Бүген газ-мотор ягулыгын Татарстанда куллануны киңәйтү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 

Утырыш "А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы" АҖ административ бинасында узды. 

27.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сыекландырылган табигый газда эшләүче двигательле «Чайка» пассажир елга судносы корпусын эшли башлау тантанасында катнашты.

Чара А.М. Горький ис. Зеленодольск заводында узды.  

Сыекландырлыган табигый газда эшләүче двигательле «Чайка» пассажир прогулка-экскурсия елга судносы корпусын эшли башлау тантанасында «Газпром» ГАҖ идрәсе әгъзасы Вячеслав Михаленко, РФ Транспорт министрлыгының диңгез һәм елга транспорты дәүләт сәясәте департаменты директоры Юрий Костин, Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.

27.02.2020

Арбитраж суды икътисадый юнәлештәге бәхәсле мәсьәләләрне инсани юл белән хәл итүне тәэмин итә. Шуның белән судьялар хуҗалык эшчәнлеген алып бару өчен хокукый киңлекләрдә турыдан-туры катнашалар, бу исә республикада уңай эшлекле климат булдыруга китерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2019 елдагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

27.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан сайланган Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенге очрашу - республика инициативаларын алга этәрү һәм Татарстан икътисадына 2019 елда федераль акчаларны җәлеп итү эшенә нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычлар кую ул. 

26.02.2020

Буа районы республиканың Идел арты үзәге булып танылды һәм конкурентлы өстенлекләргә ия. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Буас районы Советының йомгаклау сессиясендә белдерде.

26.02.2020

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Игорь Бабушкин Казанга кыска сроклы эш сәфәренә килгән.  

Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Әстерхан өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   

26.02.2020

Бүген Казан вертолетлар заводында Ми-38 беренче серияле вертолетын заказчыга тапшыру тантанасы узды.

Тантанада «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан вертолетлар заводы идарәче директоры Юрий Пустовгаров, заказчы - «Газпромбанк Лизинг» компаниясе вәкилләре, шулай ук КВЗ коллективы катнашты.

26.02.2020

Бүген көннең икенче яртысында ТР Премьер-министры Алексей Песошин Буа районында булды. Максаты – Буа районы Советының йомгаклау сессиясендә катнашу иде.

Битләр: << 711 712 713 714 715 716 717 ( 718 ) 719 720 >>