Яңалыклар

13.06.2020

Татарстандагы торак пунктлар чикләре турындагы мәгълүматларны Бердәм дәүләт милек реестрына кертү турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

13.06.2020

Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь төзекләндерү программасы буенча 41 районда (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш) гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м. булган 1 064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Программаның финанслар күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов  ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

12.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанышларга ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

Тантана Казан Кремлендә узды.  

12.06.2020

Россия көне белән Рөстәм Миңнехановны Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин һәм РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно котлый.

12.06.2020

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады. Ул Казан Кремле адресына котлау телеграммасы җибәргән.

12.06.2020

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме – Россия Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

Дөнья күләмендә күпүзәклелекнең үсүе һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелекнең артуы белән бәйле яңа тарихи шартларда Россия Федерациясе халыкара мәйданда үзенең позицияләре көчәюен раслады. Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге үзгәрешләр, йогышлы коронавирус чире таралу белән бәйле кыенлыкларны уңышлы төстә җиңә бару, илебезнең көч-куәтен ныгыту  Россия Федерациясенең абруен тагын да арттыра, горурлык хисебезнең һәм киләчәк көнгә ышанычыбызның нигезе булып тора.

11.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Әкият" кафесының җәйге терассасында булды. Ул кафеда коронавирус инфекциясе таралуга каршы юнәлдерелгән санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәве белән танышты. 

Искәртик, Татарстан Хөкүмәте 11 июньнән ресторан һәм кафеларга җәйге терассаларны ачарга рөхсәт итте.  

11.06.2020

2020 елның 11 июненнән Федераль таможня приказы нигезендә Татарстан таможнясы башлыгы итеп Марат Мәсгут улы Гәрәев билгеләнде. 

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бу хакта Россия Федерациясе Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Денис Терещенко хәбәр итте. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Терещенко Татарстан таможнясы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр турында сөйләштеләр. 

11.06.2020

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның13 сентябрендә булачак. Бүген мондый карар алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында кабул ителде.  

10.06.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында үтте.

Битләр: << ( 711 ) 712 713 714 715 716 717 718 719 720 >>