Бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Помощь рядом! Ярдәм янәшә!» республиканың аеруча мохтаҗ гражданнарын азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү акциясенә йомгак ясады.
Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр балалары, аеруча зыян күргән тармаклардан үзмәшгульләр һәм эшкуарлар гаиләләреннән балалар һәм яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар акция кысаларында азык-төлек белән тәэмин ителделәр. 2 ай эчендә 210 мең тирәсе азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Бүген бу эш төгәлләнде диярлек.
Татарстан Президенты үзизоляцияләү чорында татарстанлыларга актив ярдәм иткән барча кешегә рәхмәт белдерде. «Шундый социаль әһәмияткә ия акцияне гамәлгә ашыруда финанс ярдәм күрсәтә алган хәйриячеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Биредә бюджет акчалары юк. Бу бары хәйриячеләребез, безнең эре һәм кече компанияләр, эшкуарлар. Теге яки бу дәрәҗәдә алар үз мөмкинлекләреннән чыгып катнашты. Бу системалы акция иде. Моннан тыш, район һәм шәһәр башлыклары тарафыннан урыннарда аерым чаралар оештырылды", - дип хәбәр итте ТР Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Бәхетле» компаниясенә һәм шәхсән җитәкчесе Мөслимә Латыйповага җыелмаларны сыйфатлы итеп формалаштыруны һәм тиз арада илтеп җиткерүне тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде. «Мин әлегә бу җыелмаларның сыйфаты буенча бер генә дәгъваны да ишетмәдем. Алар бик җаваплы, бик оешкан төстә эшләде. Җитәкче Латыйповага һәм бөтен командага, урыннардагы барлык волонтерларга зур рәхмәт. Бөтен җирдә башлыклар да төгәл эшләде. Чынлыкта, барысы да өйдә утырган чор җиңел булмады. Керемнәр булмады. Бу бик тә яхшы ярдәм булды", - дип өстәде Татарстан Президенты.