ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 1 млн 349 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган – планның 45,3%ы

04.07.2020

3 июльгә республикада торак төзелеше программалары буенча 1 млн 349 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 45,3%ы. 2 атна эчендә үсеш 186,3 мең кв. метр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Төзелештә хезмәтне саклау буенча контроль-күзәтчелек органнары төзелеп килүче объектларны тикшерүне дәвам итәләр. 2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 585 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 255 мең сумлык 78 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 681 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 57 мең кв. метр булган 996 фатирлык 17 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 20,8 %ы). Калган 113 объект буенча инвестицион программа үтәлеше: 78 объект – әзер диярлек, уртача әзерлектә – 16 объект, 19 объектта эшләр күп әле.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә  376,9 мең кв. м мәйданда 69 йорт файдалануга тапшырылган, планның 37,5%. 2 атна эчендә 117,6 мең кв.метрда 11 объект тапшырылган. Калган йортлар буенча 63 объект – әзер диярлек, 39 объект – уртача әзерлектә, 6 объектта эшләр күп әле.

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 3 июльгә 797,6 мең кв.метр мәйданда 6 мең 135 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 57,4 %ы. 2 атна эчендә үсеш 68,7 мең кв.метр.

Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган. Быел торак белән 600 ятим бала тәэмин ителәчәк. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ДТФ арасында 349 торак урынына төзелгән контрактлар кысаларында бүгенгә 205 торак урынына милек хокукы теркәлгән, 103 торак урыны сатып алу алды әзерлеге дәрәҗәсендә, 41 торак урыны эксплуатациягә тапшырылмаган йортларда (әзерлек 84%тан артык).

46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар гамәлгә ашырылган. 34 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән. Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 20 сертификат рәсмиләштерелгән. 9 сертификат реализацияләнгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев