Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов маркетплейс ABC.ru инвесторы, нигез салучысы Алексей Банников белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры, “Татспиртпром” АҖ Директорлар Советы рәисе Алексей Песошин уздырды.
Бүген Чаллыга эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр инфраструктурасы объектларын төзекләндерү белән танышты. Ул Азатлык мәйданына барды һәм анда республика программасы кысаларында үзгәртеп коруның барышы белән танышты.
Бүген Чаллыда яңа «Юбилей» йөзү бассейны ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бу спорт корылмасы «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының "Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите" юнәлеше буенча эш төркеменең чираттагы утырышын уздырды.
Чара видеоконференция режимында үтте.
ТР Хөкүмәте йортында “Экояз 2020” санитар-экологик икеайлыкка нәтиҗә ясадылар.
Брифинг Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Инвесторлары клубы утырышында канашты.
Чара онлайн узды, аны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина алып барды.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга ышанып, биредә үз производстволарын ачкан һәм эш урыннарын булдырган, бөтен инвесторларга рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бүген Татарстан - илебезнең алдынгы һәм сәнәгате үскән субъектларының берсе.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм "Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге" АКО җитәкчесе Константин Калинин куйдылар.
Имзалау дистанционрәвештә видеоконференцэлемтә реңимында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Артек" халыкара балалар лагере арасында килешү имзаланды. Чара видеоконференцлемтә аша үткәрелде, документка имзаларын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм "Артек" ФДБМУ директоры Константин Федоренко куйдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районындагы "Кама" балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ялларын һәм эш белән тәэмин итүне оештыру үзәгеннән видеоконференцэлемтә аша чарада катнашты.