Рөстәм Миңнеханов «Кыр көне - 2020» күргәзмәсендә: Бу – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, фән белән багланышта килеш, яхшы эш рәвеше, партнерлар белән аралашырга да мөмкин

03.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Кыр көне - 2020» агросәнәгать күргәзмәсендә булды.

Күргәзмә 2020 елның 2-4 июль көннәрендә Лаеш муниципаль районында уза. Чараның кунагы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Рөстәм Миңнехановны һәм Җамбулат Джамбулат Хатуовны озата йөрде, алар экспонент компанияләр мәйданчыклары белән таныштылар. Быел күргәзмәдә 178 компания катнаша, 17 мең кв метрдан артык мәйданда эксперименталь культуралар чәчелгән, 9 мең кв. метрда авыл хуҗалыгы техникасы урнаштырылган.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, чарага әзерлек былтыр ук башланган, бүген кишәрлекләрдә перспектив культураларның 100гә якын төрдәге сортлары һәм гибридлары, бөртеклеләр тәкъдим ителә, шул исәптән яңа «ТАССРның 100 еллыгы» бодай сорты, шулай ук башка культуралар.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген яңа технологияләрне һәм яңа чыгарылган сортларны кулланырга кирәк. «Фәннән башка мөмкин түгел», - диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов терлекчелек блогын карап чыкты, анда терлекчелекнең продуктлылыгын арттыра торган эшләнмәләр урнаштырылган иде.  

Россия кооперация университеты һәм Казан кооператив институты стендында zoom ярдәмендә студентлар белән видеэлемтә оештырылган иде.

Татарстан Президенты сәхнәдән барлык катнашучыларны һәм  экспонентларны күргәзмә ачылу белән котлады. Ул ассызыклаганча, чара бик шәп оештырылган.  

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый күргәзмәләр – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, фән белән багланышта килеш, яхшы эш рәвеше, үсеш өчен мөмкинлекләрне өйрәнергә, партнерлар белән аралашырга мөмкин. «Бу – бик уңышлы мәйданчык, - диде ул. – Эпидемиологик ситуация аркасында быел күргәзмә бераз кечерәк, без ачык мәйданнарда күбрәк эшлибез, шулай да барысы да бик шәп оештырылган».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия, үзен барлык ашамлык продуктлары белән тәэмин итеп кенә калмый, эре экспортер да булып тора.

«Татарстан сезнең өчен һәрвакыт ачык», – мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты чарада катнашучыларга.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев исеменнән котлау телеграммасын укыды.

Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы техникасы – тракторлар, чәчкечләр һәм башка махсуслаштырылган агрегатлар зур мәйдан алып тора. Рөстәм Миңнеханов алар белән танышып чыкты.   

Чатырларның берсендә Рөстәм Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм үзмәшгуль эшкуарлар белән очрашты.

«Республика мондый хуҗалык рәвешенә ярдәм итеп тора һәм ярдәм итәчәк тә», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, хәзерге фермерлар – эш сөючән һәм максатчаннар, үз проектларын тормышка ашырырга әзерләр.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.