Бүген Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисенең урынбасары Юрий Михайлов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте директорының беренче урынбасары Анатолий Рудый белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының 10 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Искәртәбез, «Яңарыш» Республика фонды 2010 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә оештырылган иде. Фондның Попечительләр советын Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 131 нче Казан лицеенда булды, анда ул читтән торып укыту системасы белән танышты. Әлеге эш рәвеше коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә бәйле рәвештә багланышларны киметү максатларында оештырылган.
Лицей директоры Әлфия Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, бүген 703 укучы язгы каникулга киткән. «1 апрельдән без читтән торып укытуга күчәргә әзерләнәбез. Укытучыларны барлык платформалар белән дә таныштырдык, һәр укытучыда хәзер „Zoom“ программасы бар, аның аша онлайн-дәресләр алып барырга мөмкин булачак», - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты.
Искәртәбез, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының 2005 елда Җиңүнең 60 еллыгына ачылган һәм элеккеге Юнкер училищесы бинасында урнашкан (Казан Кремле архитектура ансамбленә керә).
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының янгын сүндерү-коткару спорты буенча җыелма командасын тәбрикләү чарасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Искәртик, җыелма команда янгын сүндерү-коткару спорты буенча Россиянең кышкы чемпионатында катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия лидерлары" конкурсы финалына чыккан татарстанлылар белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Казан яшь тамашачы театры» ДБУ биналары комплексын реконструкцияләү һәм модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«Казан яшь тамашачы театры» ДБУне үстерү турында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә иде. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә катнашты.
Төп мәсьәләләрнең берсе – коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә агымдагы ситуация.
Татарстан 2020 елда дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыруны 70%ка җиткерүне планлаштыра. Бу хакта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында традицион брифинг дистацион рәвештә узды.