Яңалыклар

05.03.2020

Безнең бурыч - 2030 елга тулаем региональ продукт күләмен кимендә 5 трлн сумга җиткерү. Бу хакта бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

Коллегия утырышы Казанда Ленин ис. мәдәният йорты мәйданчыгында узды. 

Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов төбәкнең алдынгы сәнәгать предприятиеләре казанышларына багышланган күргәзмәне карады. 

Коллегия алдыннан ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан юбилей медальләрен тапшырдылар. 

05.03.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сербия сәүдә, икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комитетның пленар утырышында катнашты. Чара Казан Ратушасында узды. Хөкүмәтара комитет рәистәшләре - РФ вице-премьеры Юрий Борисов һәм Сербия Чит илләр эшләре министры Ивица Дачич. 

05.03.2020

Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан белән Сербия арасында товар әйләнеше 2 мәртәбә, ягъни $100 миллионнан артып киткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сербия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Чит илләр эшләре министры Ивица Дачич белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Искәртәбез, Ивица Дачич эш сәфәренең төп максаты – Казанда узачак Сәүдә, икътисадый, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия хөкүмәтара комитетының пленар утырышында катнашу.    

04.03.2020

Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов эш сәфәренә килде. 

Килүгә үк Юрий Борисов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводына – «Туполев» ГАҖ филиалына китте.

 

04.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.   

Очрашуда яклар Татарстан Республикасы белән Промсвязьбанк арасындагы хезмәттәшлекнең кайбер мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

04.03.2020

Татарстан Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе,  “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексын һәм Зөя утрау-шәһәрен музейлаштыру проектына җитәкчелек иткән өчен  мәдәният өлкәсендә 2019 елгы Россия Хөкүмәте премиясенә лаек булды.

04.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ генераль директоры, «ОАК» ГАҖ вице-президенты Александр Конюхов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

04.03.2020

«Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Леликов Татарстанда эш сәфәрендә.

Эш сәфәре кысаларында Дмитрий Леликов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.  

04.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

03.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Red Square Chapter Russia мотоклубы җитәкчесе Сергей Писаренко белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Казанда H.O.G клубы чараларын уздыру мәсьәләләре турында сүз барды. 

Битләр: << 711 712 713 714 715 ( 716 ) 717 718 719 720 >>