Гыйнвар аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене – Мидхәт Шаһиәхмәтовны тәкъдим итте. Министрлыкны 2018 елдан җитәкләгән Фәрит Габделганиев Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Спорт – Татарстанны социаль-икътисадый үстерү өстенлекләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында хәбәр итте.
Утырыш Тольяттида узды һәм Идел буе федераль округында массакүләм, балалар-яшүсмерләр спортын һәм физик тәрбияне үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы судьяларының XIV чираттан тыш конференциясендә катнашты. Төп тема – 2019 елда судлар эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2020 елга планнар билгеләү.
Чара «Корстон» КСККда узды (Казан). Анда Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, судьялар җәмәгатьчелеге вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Хисап конференциясенә бөтен республикадан 170 судья чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген РФ Президенты Контроль идарәсе башлыгы урынбасары Валентин Летуновский белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Җиңү" республика оештыру комитеты утырышын үткәрде. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышыныда катнашучы, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.
Без Россиянең бөтенлеген саклаучы солдатлар һәм офицерлар батырлыгына һәм ныклыгына ышанабыз, һәм теләсә кайсы минутта илне яклауга, тыныч тормышны саклауга әзер булучыларның барысына да рәхмәтлебез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны яклаучы көненә багышланган чарада хәбәр итте.
Тантана Салих Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышында катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара. Дәүләт Советы эшендә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнаша .
Сессия күптән түгел генә вафат булган депутатлар Габделхәй Кәримовны һәм Айрат Хәйруллинны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.
Президимум көн тәртибенә 29 сорау тәкъдим иткән иде, аларның җидесе –Татарстан Республикасы законнары проекты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендәге Израиль Дәүләтенең эшләрендә Вакытлы ышанычлысы Яков Ливне белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртик, Яков Ливне Татарстангда ике көнлек эш сәфәре белән килде.
Бүген яклар Израиль һәм Россия Федерациясе төбәге буларак Татарстан арасында алга таба үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр.