Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Шамил Усманов урамындагы 13нче һәм 13А йортларының ишегалды территориясен төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Әлеге ишегалды – «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелгән беренче объект. План хәл ителешләрендә җәяүлеләргә өстенлек бирелгән. Йорт тирәли яңа тротуар челтәре корылган. Тәртипсез парковка кесәсыман аерым урыннар белән тәэмин ителгән. Йорт каршында күп функциональ балалар мәйданчыгы урнаштырылган.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бу йортларда яшәүчеләр проектны эшләүдә үзләре дә катнашканнар. 13А йорттан Гөлфия Фәткуллина архитекторлардан парковка зонасын өстәмә рәвештә киртәләп алуларын сораган, подъездадан йөгереп чыккан балалар машина астына эләкмәсеннәр өчен. «Рәхмәт бик зур. Сүземне тыңладылар. Бу программаны гамәлгә ашырган өчен барысына да рәхмәт. Безнең ишегалды уңайлы һәм матур хәзер. Балалар да бик шат!» - диде Гөлфия Фәткуллина.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, киләчәктә дә ишегалларын ремонтлаганда шунда яшәүчеләр фикере исәпкә алынырга тиеш.