Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районындагы "Красный Ключ" авылындагы күп фатирлы йорт ишегалдын карады.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районында эш сәфәрендә.
2020 елда Красный Ключта өч территория "Безнең ишегалды" республика программасына эләкте. Әлеге ишегалды Үзәк урамындагы 7,8,9, 10 һәм 11 нче йорт ишек алларын, Үзәк урамының 3 нче йорты һәм Совет урамындагы 25 һәм 26 йортлары ишек алларын берләштерә. Объектларда эшләр инде башланган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә, анда ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чараларда катнаша.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Имин һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проекты буенча капиталь ремонталан торган Шинниклар проспектын карады.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Казан милли тикшеренү технологик университетының (КНИТУ) гыйльми советы әгъзалары белән очрашты.
Очрашуның төп максаты – КНИТУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Юрий Казаковны тәкъдим итү.
2020 елның 20 июненнән “Ак канат” Бөтенроссия хәйрия балалар фестиваленә гаризалар кабул итү башлана. 3 яшьтән 19 яшькә кадәр булган ятим балалар һәм караучысыз калган балалар чакырыла.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Химиклар көне белән котлады.
Татарстан Республикасында агымдагы атнада яңа коронавирус инфекциясенең 445 яңа очрагы теркәлгән, аннан алдагы атнада 549 булган. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында агымдагы елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча 41 муниципаль берәмлектә 1 064 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла.
Мондый мәгълүматларны бүген республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Хөкүмәте йортында бүген юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан кешеләре адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килеп тора.