Яңалыклар

27.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килеп тора

27.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Объединенная авиастроительная корпорация" ГАҖ генераль директоры Юрий Борисович Слюсарь һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Евгеньевич Бочаров белән очрашты.

27.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турындагы» Декретка имза салуның 100 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары, РФ ФС Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов һәм чакырылганнар катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

27.05.2020

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына хөрмәтенә чыгарылган почта маркасына мөһер кую тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты. 

26.05.2020

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турындагы декретка имза салуның 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары. 

26.05.2020

Татарстанлыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко котлады.

 

26.05.2020

Бүгенгә төп бурыч – бизнеска эш урыннарын саклап калуда ярдәм күрсәтү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эшкуарлар бергәлеге белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казанда Эшкуар Йортында узды. Катнашучыларның күбесе бу очрашуга видеоконференцияэлемтә форматында кушылды.  

26.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш һәм юллар тармаклары мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Өлеш кертеп тә фатирлары төзелмичә калганнарның йортларын төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру өчен финанслау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

26.05.2020

Россия Президенты балалы гаиләләргә түләүләр турында игълан иткәннән соң, киберҗинаятьчеләр ялган дәүләт хезмәтләре сайтларын терки башладылар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Үзәк банкының Идел-Нократ төп идарәсенең ТР буенча Милли банк – Бүлек идарәчесе Марат Шәрифуллин сөйләде.

26.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашу уздырды.

Очрашу онлайн-форматта барды. Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Компания Татарстанда технопарк төзергә җыена. Мәйданчык үзмәшгүль эшкуарлар һәм кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре өчен туплану урыны булачак.  

Битләр: << 711 712 713 714 715 716 ( 717 ) 718 719 720 >>