Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү советы утырышында катнашты.
Утырышта катнашучылар кече һәм урта эшкуарлыкны торгызуга һәм аңа ярдәмгә, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында ИФОда төбәкләр бюджетларын нисбәтләүне тәэмин итүгә юнәлгән чаралар турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың блогерлары белән очрашты. Очрашу Казандагы 26 нчы китапханә-филиалында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Столяров урамы, 6 йортының ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре белән танышты.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов әлеге йорт ишек алдына, 26 нчы китапханә-филиалында булганнан соң, керде.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ишегалдын 2019 елда төзекләндергәннәр. Шәһәр территорияләрен комплекслы үстерү алымы кысаларында Клара Цеткин ур., 9 һәм 11 йортлар, Столяров ур., 6 йорт ишегаллары төзекләндерелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы яңартылган 26 нчы китапханә-филиалында булды (Клара Цеткин, 11). Китапханә 2019 елда заманча архитектура-планлаштыру хәл ителешләрен һәм инновацион технологияләрне кулланып яңартылган.
Бүген бу – Казанда китап саклау һәм заманча җәмәгать киңлеге вазыйфаларын берләштерүче бердәнбер китапханә. Монда төрле чаралар уздырыла: әдәби стендапылар, лекцияләр һәм дәресләр.
Коронаврус инфекциясе таралуга карамастан, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Президент ярдәме белән республикада сайлау системасы тулысынча сакланып кала алган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Казан шәһәрендәге Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген «Казан» гаилә үзәге каршында Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГХМның шәхси составына янгыннан саклану һәм махсус автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Яңа техника ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чара МЧС Россия ГХМның 30 еллыгы, Татарстан Республикасы ГХМның 25 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан уздырылды.
Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыруның теркәлгән очраклары кимүе күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы, ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең барышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.