Бер атна эчендә Covid-19га иммунитетка 19 мең татарстанлы тест узган

04.07.2020

Татарстан кешеләрен Covid-19га иммунитетка тест уздыру дәвам итә. Бер атна эчендә тагын 19 мең татарстанлы тест узган, барлыгы 48 меңгә якын. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова  хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марина Трофимова хәбәр иткәнчә, бу атнада 280 коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы теркәлгән. Шулай итеп, бүгенгә республикаса барлыгы 4 мең 711 кеше авырган. Яңа очраклар темпы - 0,9%. Гомумроссия рейтингында республика авырулар саны буенча 79 урында.

Чикләүләрне киметүнең икенче этабы күрсәткечләренә ирешүгә бәйле рәвештә,  республикада 29 июньнән 800 кв. метрга кадәр мәйдандагы кибетләр ачылган, муниципальара заказ буенча һәм туристлар йөртү яңартылган, шәһәр яны лагерьлары эшли башлаган.

«Муниципаль берәмлекләр буенча авыру вәзгыяте районнар буенча охшаш түгел. 15 муниципалитетта авырулар саны аеруча күп теркәлгән, калган районнарда моннан азрак. Тәтеш районында яңа авыручылар юк, һәманда күрсәткеч уртача республика дәрәҗәсеннән кимрәк. Калган 29 районда уртача республика дәрәҗәсе саклана», - диде Марина Трофимова. 

Авырулар белән 1322 контактта булганнар һәм коронавирусы шикле булганнар өй изоляциясендә, 168е чит илдән кайтканнар.

Бу атнада 16 яңа хезмәт коллективында 32 очрак теркәлгән, 3 очракка үткән атнадан артык. «Бу барлык профилактик чараларны катгый үтәү кирәклеген искәртә», - диде Марина Трофимова.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев