Рөстәм Миңнехановның 2020 елгы татар халык бәйрәме – Сабан туе уңаеннан мөрәҗәгате

03.07.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2020 елгы татар халык бәйрәме – Сабан туе уңаеннан мөрәҗәгате. 

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне татар халкының иң яраткан һәм матур бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм безнең газиз туган ягыбыз, мул һәм юмарт Җир-анабыз, ата-бабаларыбызның бай мирасы белән рухи бәйләнешебез күрсәткече булып тора, аның буыннан-буынга тапшырыла килгән борынгы йолалары җанга якын һәм бик кадерле. Сабан туенда милләтебезнең үзенчәлекле гореф-гадәтләре һәм халкыбызның тырышлык, хезмәт сөючәнлек, сабырлык һәм кунакчыллык, ихласлык һәм бөек максатларга тугрылык кебек иң күркәм сыйфатлары гәүдәләнеш таба. 

Чын мәгънәсендә халык иҗаты чагылышы булган җыр-биюле киң мәйдан дәртле көрәш һәм мавыктыргыч уеннары белән яшен-картын, олысын-кечесен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен үзенә җәлеп итә. 

Сабан туе безне хезмәт батырлыкларына һәм игелекле гамәлләргә рухландыра, күңелләргә ямь өсти.  Татар шагыйре Ренат Харис үзенең шигъри юлларында аның асылын бик төгәл ачып бирә: «Сабан туе – ул бер көнлек, аның рухы дәвамлы, атна, ай, ел буена ул көчле итә, дәртле итә, тырыш итә гавамны».  

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелгән елда Сабан туе аеруча мөһим яңгыраш ала. Халык бәйрәмнәренең мәдәниятебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт уятучы, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүче мәңгелек кыйммәтләренең әһәмияте тагын да арта.

Халкыбыз яраткан Сабантуйны безнең өчен яңа онлайн-форматта бәйрәм итү – аның масштабларын һәм географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, катнашучылар күңелендә рухи күтәренкелек һәм яшәү дәрте уятыр дип ышанам.

Бәйрәм шатлык-куанычлар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итсен! Һәммәгезгә дә бәхет, исәнлек-саулык һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.