Рөстәм Миңнеханов Росагролизинг башлыгы белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты

03.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты. 

Яклар Татарстан Республикасы белән «Росагролизинг» АҖ арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, моңа авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен лизингның ташламалы программаларын гамәлгә ашыру, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланмалар китерү дә керә.

Искәртәбез, 2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанның Лаеш районында «Татарстанда кыр көне - 2020» агротехнология күргәзмәсе уза. Экспозициядә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, игенчелек яңалыклары һәм агротехнологияләр куелган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев