Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аккош күле шәһәр урман паркында күлләрне экотернәкләндерү һәм территорияне төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Әгерҗе районы Советы һәм “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлек Советының чираттан тыш уртак утырышында катнашты.
Бу чара Әгерҗе шәһәренең Мәдәният йортында узды.
Бүген иртән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәре көне алдыннан «Казаноргсинтез» ГАҖта булды.
Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» ГАҖның Стратегик үсеш программасы проектларын гамәлгә ашыру барышы белән танышты, заводларның хезмәт коллективлары белән очрашты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин республикада мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-аналар түләвен исәпләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Ихтыярыйларының мәгълүмат-ресурс үзәгендә булды, ул «Химиклар» МСда урнашкан. Үзәк базасында«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте штабы эшли
Бүген “Ростех” дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов рәислегендә КАМАЗ” ГАҖ директорлар советы утырышы узды. Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында муниципаль милек һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурычларны киметү буенча чаралар турында фикер алыштылар.
Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
Утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә үтте.
Казан Кремленә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары керү дәвам итә.
Котлаулар чит дәүләтләр вәкиләреннән, дипломатик миссияләрдән федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән керә.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең чираттагы утырышын уздырды.
Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Чистай комиссияләре әгъзалары утырышта видеоконференцэлемтә форматында катнаштылар.