Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" КТ предприятиеләре акционерларының еллык җыелышлары нәтиҗәләре буенча видеокиңәшмәдә катнашты

04.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" КТ предприятиеләре акционерларының еллык җыелышлары нәтиҗәләре буенча видеокиңәшмәдә катнашты

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» компанияләр төркеменең 2019 елда җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре белән танышты. Аерым алганда, дөнья икътисады үсеше темплары акрынаюга һәм нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗ кимүгә карамастан, «ТАИФ» җитештерү күләмнәре кискен кимүгә юл куймады, җитештерү һәм финанс күрсәткечләренең тотрыклы уңай динамикасын саклап калды, дип билгеләп үтелде. Пандемия вакытында барлык предприятиеләрдә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча системалы эш оештырылган.

Шулай ук Татарстан Президентына яңа производстволарны төзү һәм модернизацияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында хәбәр иттеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев