Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Нидерланд Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Роб Свартбол белән очрашты

07.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Роб Свартбол белән очрашты.

Очрашу видеоконференция режимында узды.  

Яклар кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның, Россия төбәге буларак, Нидерланд Корольлеге белән хезмәттәшлеге перспективалары һәм торышы турында фикер алышуга шат булуын белдерде. Ул Нидерландның РФдәге Илчелегенә төбәкара мөнәсәбәтләргә игътибары һәм багланышларны арттыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Россия-Нидерланд мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан актив эшләргә әзер.

Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, төбәкнең Нидерланд Корольлеге белән мөнәсәбәтләренең әйбәт тарихы бар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.