Яңалыклар

14.04.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина хөкүмәтара комиссиясе рәистәше, Босния һәм Герцеговинаның Тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташа Кошарац белән очрашты. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Сарай шәһәренә килде.

14.04.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговинага эш сәфәре кысаларында Гази Хөсрев-бәк мәчетендә булды, анда ул Сараево имамы һәм мәчетнең баш имамы Менсур Малкич белән очрашты. Очрашуда аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.

13.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговинага эш сәфәренә килде.

13.04.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлеген җайга салу һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында катнашты.

Комиссия утырышы Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкчелегендә узды.

13.04.2021

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников белән очрашты.

Төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары кысаларында төбәктә инвестицион эшчәнлекне үстерү, шулай ук инвестицион проектларга инфраструктура ярдәме турында фикер алышу өчен төп темалар булды. Очрашу кысаларында яклар агломерацияләрне һәм моношәһәрләрне үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре һәм территориаль планлаштыру мәсьәләләре буенча да сөйләштеләр.

13.04.2021

Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале лауреатларына дәүләт стипендияләре тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

13.04.2021

“Ничек балага җәберләү корбаны булмаска” актуаль тема хакында иртәгә, 2021 елның 14 апрелендә, ютуб-каналда фикер алышачаклар.

Бу чараны туры эфирда трансляцияләү оештырылачак.

13.04.2021

Бүген Мәскәүдә «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе комиссиясе утырышын җитәкчесе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Видеоконференция режимында узган утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары, фәнни һәм эксперт оешмалары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бер ел элек диярлек Россия Хөкүмәтене; 6,5% льготалы ипотека турында карары кабул ителде. Бу торак төзелеше темпларын саклап калырга, аңа ихтыяҗны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

13.04.2021

Татарстанда 2021 елгы декларация кампаниясе казнага 1 млрд. сумнан артык кертергә тиеш. Шундый планлы цифрларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин җиткерде.

Брифинг 2021 елгы декларация кампаниясе темасына багышланган иде.

12.04.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең күчмә утырышын уздырды. Бүген Казанның тарихи үзәгендә булачак биш яңа төзелеш проекты каралды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде. Чарада шулай ук Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләүчеләр, Казан архитекторлары Олег Маклаков, Александр Дембич, Герман Бакулин, Фәридә Зәбирова һәм Анна Новикова катнашты.

Битләр: << 591 ( 592 ) 593 594 595 596 597 598 599 600 >>