Рөстәм Миңнеханов Сколково фән һәм технологияләр институтында булды

20.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сколково фән һәм технологияләр институтында (Сколтехта) булды.

Институт 2011 елда Сколково проектының төп элементы буларак, Россия Федерациясендә булмаган яки җитәрлек булмаган, әмма ил икътисадын үстерү өчен кирәкле компетенцияләр массасын формалаштыру максатында булдырылды. Тикшеренүләр һәм эшләнмәләр иң заманча фәнни-технологик юнәлешләр буенча алып барыла, көн тәртибендә – ясалма интеллект, цифрлы инженерия, фотоника һәм телекоммуникацион челтәрләрнең яңа буыны, тормыш һәм биомедицина, энергия туплау, энергия нәтиҗәлелеге һәм ESG.

Сколтех алдынгы гамәли тикшеренүләрне башкара һәм авиакосмик сәнәгать компанияләре, авыл хуҗалыгы һәм биотехнология секторлары, нефть-газ һәм телекоммуникация компанияләре заказы буенча эшләр алып бара. Институт, компанияләргә эшләнмәләрне тапшырып кына калмыйча, аларны гамәлгә кертү һәм масштаблау белән дә шөгыльләнә.

10 ел эчендә Сколтех алдынгы халыкара фән һәм технологияләр институты, үсеш институтлары системасының төп элементы булды, ул талантларны тормышка ашыру һәм технологик эшкуарлыкны үстерү өчен киң мөмкинлекләр тудыра.

Рөстәм Миңнеханов Институт эшчәнлеге белән танышты, фәнни лабораторияләрдә булды һәм Сколтех стеналарында эшләнелә торган инновацион проектларны бәяләде. Президентка, аерым алганда, 5G технологияләре, цифрлы авыл хуҗалыгы, фотон интеграль схемалар, натрий-ион аккумуляторлар җитештерү һәм башкалар өлкәсендәге эшләнмәләрне тәкъдир иттеләр.

Соңгы проектларның берсе – биналарны ремонтлау өчен яңа буяу булдыру. Ул инновацион составы хисабына биналар дезинфикацияли ала. Рөстәм Миңнеханов Нефть-газ химиясе форумында катнашу өчен инновацион буяу эшләүчеләрне Татарстанга чакырды.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты энергияне саклау һәм мәгариф программалары буенча Сколтех эшләнмәләре белән танышты. Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларын, биолог студентларны һәм булачак медикларны укыту өчен тәкъдим итә торган виртуаль чынбарлык күзлекләрен карады.

 

Татарстан компанияләре дә Сколковода үз тикшеренү үзәкләрен урнаштырдылар. "Татнефть" нефть-газ ятмаларын эзләү, нефть һәм газ эшкәртү, ресурсларны саклау, IT‑технологияләр, авыр нефтьләр, экология проектлары, интеллектуаль ятмаларны эшкәртү һ.б. өлкәсендә тикшеренүләр алып бара, компания вәкилләре Сколково белән хезмәттәшлек нәтиҗәләрен уңай бәяләделәр һәм РФ буенча АЗС төзүдә яңа технологияләр тәкъдим иттеләр.

«КАМАЗ» компаниясе шулай ук фәнни шәһәр территориясендә үз эшчәнлеген алып бара. Рөстәм Миңнехановка тикшеренүләрнең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, алар арасында – электр һәм энергияне нәтиҗәле тотучы транспортны, пилотсыз идарә системасын үстерү, төрле цифрлы платформалар булдыру.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТНВ" телеканалының Мәскәү филиалы ярдәме белән