Яңалыклар

28.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы  узды.

27.05.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясеннән VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, шулай ук 2021 елгы Бердәм тавыш бирү көнен үткәрү кысаларында Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары депутатларына кандидатлар буенча электрон алдан тавыш бирүдә катнашты.

Электрон форматта алдан тавыш бирү бер атна дәвамында – 2021 елның 24 маеннан 30 маена кадәр бара.

26.05.2021

Бүген  Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.

26.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Химик көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

26.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында бизнес вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Келәм» яшьләр үзәгендә узды һәм Россия эшкуарлары көненә багышланган иде.

26.05.2021

Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Преттль-НК» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Өй янында эш» проекты белән танышты.

26.05.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖдә елына 60 мең тонна егәрлекле дивинил-стираль синтетик каучук (ДССК) һәм стирол-бутадиен-стироль термоэластопластлар (ТЭП) чыгару буенча яңа производствода булды.

26.05.2021

Бүген Түбән Камада «Танеко» нефть эшкәртү комплексында каталитик крекинг, водород һәм май җитештерү җайланмаларын файдалануга тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

 

25.05.2021

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында нефть химиясе юнәлешендәге кайбер проектлар тәкъдим ителде.

Утырышны Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

25.05.2021

Быел җәй көнендә Татарстан лагерьларында 183 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Бу хакта Татарстан яшьләр эшдәре министры Дамир Фәттахов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

Битләр: << 591 592 593 594 595 596 597 598 ( 599 ) 600 >>