Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында икътисадый, социаль һәм башка өлкәләрдә Хезмәттәшлек турында килешү һәм икътисадый, мәдәни һәм социаль өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планы имзаланды.
Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) - Татарстанның стратегик партнеры. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИНАның яңа президенты Хөсәен Әл Мөсәлләм һәм оешманың Мактаулы Президенты Хулио Маглионе белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Әл Мөсәлләм Халыкара йөзү федерациясен 5 июньдә җитәкли башлады, бу вазыйфада ул Хулио Маглионены алыштырды. Татарстанга эш сәфәре – Әл Мөсәлләмнең яңа вазыйфасында беренче чит ил сәфәре.
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы Рәсми Татарстан сайтында туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Утырышны «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барачак.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиев Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт киңәшчесе, элекке мәдәният һәм рухи үсеш министры Андрей Борисов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханты-Мансый автономияле округы делегациясе белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Наталья Комарова мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.
Рөстәм Миңнеханов ХМАО губернаторына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. ХМАО – Югра губернаторы карары белән Рөстәм Миңнехановка «ХМАО – Югра» премиясе лауреаты» дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ханты-Мансый автономияле округы – Югра Губернаторы Наталья Комарова Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планын имзаладылар. Яңа документ бергә эшләү өчен "юл картасы" булачак.
Документ бүген Казан Кремлендә имзаланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең уңышлы гамәлиятләре һәм дәүләт идарәсе технологияләре» уку-укыту программасын ачу тантанасында катнашты. Укыту Якутия Республикасы, Ямал-Ненец һәм Ханты-Мансый автономияле округларының идарәче командалары өчен оештырылган. Чарада Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев, Ямал-Ненец автономияле округы Губернаторы Дмитрий Артюхин һәм Ханты-Мансый автономияле округы – Югра Губернаторы Наталья Комарова катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюхов белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Дмитрий Артюхов Казан Кремленең Мактаулы кунаклары китабында язма калдырды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов эш кабинетында яклар төбәкара хезмәттәшлек һәм Татарстан белән ЯНАО арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Казанда Югары технологияләр технопаркы – ИТ-паркта Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырыш башланганчы чарада катнашучылар һәм чакырылган кунаклар Якутиядән ИТ-индустрия вәкилләре күргәзмәсе белән таныштылар. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда «Якутия - Татарстан» төбәкара форумы уза.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВымпелКом» ГАҖ генераль директоры Александр Торбахов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.