Бүген Зеленодольскта шәһәр Прокуратурасының яңа бинасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольскта эш сәфәрендә булды. Ул берничә яңа объектны карады, шулай ук шәһәр киңлекләрен үстерү барышы белән танышты.
Бүген Кафил Әмировка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Чара Казанда (К. Маркс ур., 61) узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Кафил Әмиров - чын мәгънәсендә уникаль шәхес. Ул компетентлы җитәкче генә түгел, ә үз эшен төгәл белгән тәҗрибәле хокук белгече дә иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сколково Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Юрий Левин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Президент агросәнәгать комплексы үсеше һәм районда республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышты.
Авыл җирлекләре механизаторлары һәм җитәкчеләре белән очрашу Бакырчы авылы янында «Татарстан» ҖЧҖнең көзге бодай кырында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында (Никольское авылы) «Каравон» рус халык бәйрәмендә булды.
Николай Чудотворецның Престол бәйрәменә багышланган рус фольклоры бәйрәме күп еллар дәвамында халык мәдәниятенең тарихи традицияләре нигезендә рухи кыйммәтләрне һәм милли үзаңны торгызу өчен уникаль мәйданчык булып тора. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең 150дән артык коллективы катнаша.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чәчүлекләрнең торышы һәм АСКга гадәттән тыш эсселәрнең йогынтысы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль объектларны һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне рус халык бәйрәме Каравон белән чын йөрәктән котлыйм! Ул күп гасырлар дәвамында кунакчыл Лаеш төбәгендә гөрләтеп уздырыла.
“Татарстан Республикасы ветераннар берлеге” республика иҗтимагый ветераннар оешмасының VIII чираттан тыш конференциясе ТРның ДОСААФ бинасында узды.
Конференциядә катнашучыларны ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров сәламләде.